Татарстанда бер тәүлектә өч ир – ат батып үлде

2013 елның 22 июле, дүшәмбе

Үзган тәүлектә Татарстан сулыкларында өч ир – ат батып үлде. Тукай районының Семекеево авылындагы җирле сулыктан коткаручылар 09.45 сәгатьтә  1984 елгы ир-атның үле гәүдәсен чыгардылар.

1966 елгы ир-атның үле гәүдәсен Питрәч районының Мишә елгасыннан чыгарганнар.  

ТР Апас районының Табак – Черки авылындагы Тарас күленнән 1976 елгы ир – атның үле гәүдәсе чыгарылган. Батып үлүчеләрнең гәүдәләре хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырылган. Хәзерге вакытта һәлакәт сәбәпләре ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

-           Кояшта озак кызынганнан соң суга кермәгез (көзән җыерырга мөмкин);

-           Таныш булмаган урыннарда чуммагыз, буйлардан ары узып йөзмәгез, суда кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч уеннар уйнамагыз. Шулай ук өреп кабартылган матрасларда яки камераларда еракка йөзеп китәргә һәм судноларга якынлашырга ярамый;

-           Җиһазландырылмаган урыннарда су коенмагыз – анда су төбе өйрәнелмәгән һәм коткаручы постлары юк;

-           Суүсемнәр күп булган сулыкларда үсемлекләргә кагылмыйча гына өслектә йөзәргә кирәк. Аяк кулларыгыз сабакларына уралса, тукталып алардан арыныгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International