ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2014 ел
җомга

Балалар саклау көне алдыннан шундый исемле күргәзмә үткән иде. “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә балалар гомеренә барыбер булмаган кешеләр җыелды. Балалар иҗат йортлары, балалар һәм ял узәкләре үзләренең эшләрен күрсәтте. ВДПОның Татарстан республика бүлеклеге дә арттан калмады.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 99 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 19 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 9 тапкыр.  Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше зарар булган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын,    электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык  кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, 3 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 24 тапкыр чыктылар. 14 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  5 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Казаньоргсинтез» җитештерү берләшмәсенең территориясендә өзлексез әзерлек көчләренең, штатта тормаган авария-коткару формированиеләренең, ААҖ «Казаньоргсинтез» персоналы һәм радиация һәм химия саклау командасының тактик-специаль күнегүләре уңышлы үтте. Күнегүләр мондый куркыныч химик обүектларда иң начар була ала торган вариант буенча бара иде. Бу җитештерү объектның штатлы һәм штатта тормаган авария-коткару формированиеләренең әзерлеген тикшерер өчен күнегүләрнең катлаулы легендасы сайланган иде. 

Бүген Урицкий исемендәге паркта ТР МЧС РФ Баш идарәсе хезмәткәрләре«Имин җәй» иҗтимагый акциясен уздырды. Бу әмәлдә суда куркынычсыз тәртип тотуга №99 янәшә мәктәп укучылары гына түгел, ә парктагы ял итүчеләр дә өйрәнде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 96 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 16 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 9 тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 3 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын,  электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын,  электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында -  1 янгын, электр җиһазны урнаштырган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 11 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Шуларның 7се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.


28
май, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасының МЧС России Баш идарәсе һәм ТР МЧС җитәкчелекләре видеоконференция режимында коллегия уздырды. Киңәшмәнең темасы – 7нче майдан 2012 елдан № 595-606 Россия Федерациясе Президенты Указларындагы йомышлар башкаруын үтәү. 

Бүген Эзләү-коткару №2 зональ отряды коткаручыларының Казан елгасында күнегүләр узды. Алар Казакевич исемендәге лагерьдә ял итә торган балаларга куркынычсызлык тәэмин итү өчен Бахчисарай районына барачак. Шул лагерьдә республикабызның балалары да ял итәчәк.

Түбән Кама районы «Садовод-НК» акчасыз бакчачылык ширкәтендә ирекле янгын сүндерүчеләр барлыкка килде. Команда биш кешедән тора. Дружинаның коралларында автоцистерна, янгын җиңсәләре һәм мотопомпалар.

Балалар саклау көне алдыннан №39 Казан мәктәбе беренче сыйныф укучылар белән гадәттә булмаган дәрес үтте. Аны мәктәп укытучысы түгел, ә ТР МЧС РФ Баш идарәсенең матбугат хезмәте эшчесе үткәрде. Куркынычсызлык дәресендә балалар су янында, урманда, җәй вакыты урамында тәртип кагыйдәләрен генә кабатламадылар, ә “Спасик һәм аның дуслары” балалар мультфильмын карадылар һәм төрле тематик биремнәр дә эшләде.

28нче майда 2014 елда сәгать 09:25 ОДС ФКУ «Татарстан республикасы ЦУКС ГУ МЧС России» ГЛОНАСС 112 системасы аша Яр Чаллы, Чулман проспекты, 48нче комплекста төзелә торган җирасты гаражларына башнялы кран төшү турында хәбәр ителде. Зарар күргәннәр турында хәбәрләр аныкланыла. Сәбәбе билгеләнә. Вакыйганың нәтиҗәләрен бетерүенә тартылган: 22 кеше, 6 берәмлек техника, алардан 10 кеше һәм 3 берәмлек техника МЧСтан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International