Бүген «Казаньоргсинтез» җитештерү берләшмәсенең территориясендә өзлексез әзерлек көчләренең, штатта тормаган авария-коткару формированиеләренең, ААҖ «Казаньоргсинтез» персоналы һәм радиация һәм химия саклау командасының тактик-специаль күнегүләре уңышлы үтте. Күнегүләр мондый куркыныч химик обүектларда иң начар була ала торган вариант буенча бара иде. Бу җитештерү объектның штатлы һәм штатта тормаган авария-коткару формированиеләренең әзерлеген тикшерер өчен күнегүләрнең катлаулы легендасы сайланган иде.
Башта террористчыны зарарсызландырырга кирәк иде. Диверсиячене тоткарлау эшен эзләү группасы һәм «Кеннард» хосусый саклау оешмасы хезмәткәрләре башкарды. Моннан соң цистернадан этилен окисе саркып югалуын ашыгыч туктатырга кирәк иде. Штатта тормаган формированиеләрнең эшләренә алып баручы аңлатма бирә иде. Күнегүләр мәйданындагы булган хәлләрне заводның баш инженерыннан, ТР Ростехнадзоры вәкиленнән һәм ТР МЧС РФ Баш идарәсе урынбасары полковник Андрей Орловтан тора торган тулы бер комиссия күзәткән иде. Моннан башка Казанның бөтен химик куркыныч объектлардан килгән утызга якын диспетчер да булды.
Шулай да заводны саклый торган Татарстан Руспубликасы буенча ОФПС-5 янгын бүлекләре дә гадәттән тыш хәл урынына килде. Аларга этилен окисен нейтральләштерергә һәм аның болытын тондырырга кушалар. Шул ук вакытта РХЗ командасының разведка, чыганакларны йогышсызландыру, коммуникацияләр ямау һәм сыемларны йогышсызландыру бүлекләре эшли башлый. Соңыннан Татарстан Республикасының радиация һәм химик саклау җыелма командасы №1 эшли башлый.
Бүген күнегүләрдә заводның авария-коткару формированиеләренең шәхси составының 150 кешесе һәм 20 техника берәмлеге катнашты. Бөтен штатта торган һәм тормаган формированиеләр бурычларын утә алды, һәм завод җитәкчелеге әйткәнчә, ул алга таба гадәттән тыш хәлләрдә нәтиҗәләрне яхшыртыр өчен һәм реакция вакытын киметер өчен эшлиячәк.