Балалар саклау көне алдыннан – “Балачак дөньясы. Казан”

2014 елның 30 мае, җомга

Балалар саклау көне алдыннан шундый исемле күргәзмә үткән иде. “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә балалар гомеренә барыбер булмаган кешеләр җыелды. Балалар иҗат йортлары, балалар һәм ял узәкләре үзләренең эшләрен күрсәтте. ВДПОның Татарстан республика бүлеклеге дә арттан калмады.

“Җәй вакытында балалар куркынычсызлыгы” стенды алдында ТР ТРО ВДПО хезмәткәрләре күргәзмәгә килгәннәргә янгын куркынычсызлык кагыйдәләре һәм гадәттән тыш халләрдә тәртип тоту турында сөйләделәр. Стендта күрсәтмәле агитация дә әз булмаган иде.

ТР ТРО ВДПОның җәмгыятьләр бәйләнеше белгече Гүзәл Авхадиева балалар белән “Знай и умей” бәйгенамәсен үткәрде. Төрле яшьле балар катнашкан “Янгынсыз дөнья” рәсемнәр бәйгесе асфальтта үткәрелде. Иң соңында “Янгын сабантуе” үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International