Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2014 елның 30 мае, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 99 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 19 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 9 тапкыр.  Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше зарар булган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын,    электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык  кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, 3 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 24 тапкыр чыктылар. 14 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  5 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

29.05.2014 ел 16.23 Әлмәт шәһәре, Пушкин урамы, 31-55, җиһаз.

Ут фатирда чыга. Мәйданы 6 кв.м. Төрле тән җәрәхәтләре белән, 1986 елгы ир-ат хастаханәгә озатылды. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итүдән.  

 

29.05.2014 ел  10.00  Мамадыш МР,  Соколки торак пункт тирәсендә,  Кама елгасы.

ЗПСО №5 коткаручылары судан, 1955 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

 

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International