ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2014 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  чыкмадылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр,  ДТПга – 2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 10 тапкыр.


5
сентябрь, 2014 ел
җомга
Санитарлар, элемтәчеләр һәм разведчиклар бүген противогазларда һәм саклагыч костюмнарда Яр Чаллы шәһәренең урман паркын “басып алды”. Монда штатта булмаган авария-коткару бүлекчәләр арасында республика ярышларының соңгы этабы үткәрелде. Төп приз өчен ярышларда 27 команда катнашты. Алар республиканың категорияле шәһәрләрнең төрле эшханәләр вәкиле булды: Казан, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә, Чистай, Алабуга, Лениногорск. 

2014 елның 4 сентябрендә ТР ГО эшләре һәм ГТХ министры Хәбибуллин Р. З. боерыгы һәм Тәтеш районы җитәкчелеге инициативасы буенча ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасарлары Н. В. Суржко һәм Э. М. Фазлеев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарә һәм ТР ГТХМ вәкилләре делегациясе педагогия колледжына килде.

Федераль янгынга каршы хезмәтнең 7 нче отрядның Юдино авылының №60 янгын бүлек хезмәткәрләре Казан янгын саклау гарнизонының газ һәм төтен саклау хезмәтнең звенолары арасында шәһәр ярышларында җиңделәр. Аларның ТР буенча 5 ФПС отряды вәкиле буларак ПЧ-76 ярышташлары икенче урынны алды.

Беренче уку көннәрендә ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең №16 отряд янгын сүндерүчеләре һәм Түбән Кама надзор эшләр хезмәткәрләре балаларга кунакка бара һәм укучыларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерә. Мондый тематик лекцияләр шәһәрнең һәм районның бөтен белем бирү оешмаларында Балалар куркынычсызлыгы айлыгы нигезендә уза.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны  монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, элетр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 24 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.


4
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Нәфис Галләмов исемендәге республика аерым гомуми белем бирү мәктәбенә яңа укучылар да килде. Татарстан Республикасы ВДПО бүлекчәнең хезмәткәрләре балалар өчен тулы бер бәйрәм уздырды. Балалар үз уңышларын да күрсәтте. 

Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Апас отрядының Олы Шәмәк авылын саклау буенча аерым постында Татарстан Республикасы Тәтеш районы Олы Шәмәк авылының урта мәктәп укучылары өчен Ачык ишекләр көне үткәрелде. Эшчеләр балаларга үзләрендә булган янгын техникасын күрсәтте, янгын машиналары турында сөйләделәр. Янгын бүлегенең кунаклары янгын сүндерә торган чараларны үз күзләре белән күрә алды һәм янгын сүндерүчеләрнең чын киемен киеп карый алды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын,  электр җиһазны  монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, элетр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 26 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.


3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Казанның №7 янгын булек полигоны Казан янгын саклау гарнизонының газ һәм төтен саклау хезмәт звенолары арасында ярышлар үткәрү урыны булды. Быел шәһәр этабының стартына ТР буенча 7 нче һәм 5 нче ФПС отряд бүлекләренең һәм №35 ФПС аерым идарә командалары чыкты. Бу бүлекләрнең хезмәткәрләре торак объектларда һәм янгын куркынычлы промышленность эшханәләрендә янгын куркынычсызлык буенча вахтада тора. Быел хезмәт бурычын башкарган вакытта вафат булган хезмәткәрләрнең истәлегенә багышланган ярышлар менә инде 36 нчы тапкыр үздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International