Казанның №7 янгын булек полигоны Казан янгын саклау гарнизонының газ һәм төтен саклау хезмәт звенолары арасында ярышлар үткәрү урыны булды. Быел шәһәр этабының стартына ТР буенча 7 нче һәм 5 нче ФПС отряд бүлекләренең һәм №35 ФПС аерым идарә командалары чыкты. Бу бүлекләрнең хезмәткәрләре торак объектларда һәм янгын куркынычлы промышленность эшханәләрендә янгын куркынычсызлык буенча вахтада тора. Быел хезмәт бурычын башкарган вакытта вафат булган хезмәткәрләрнең истәлегенә багышланган ярышлар менә инде 36 нчы тапкыр үздырыла.
— Бу ярышлар Казан гарнизонының сугышка әзер булып торуы өчен, янгынга каршы хезмәт эшчеләренең осталык дәрәҗәсен күтәрер өчен уздырыла, — дип хәбәр итте ярышларның хаким-информаторы. — Җиңүче өч этапларны иң тиз узу вакыты һәм теоретик белем нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Иң яхшы команда Казан гарнизонының хөрмәтен Яр Чаллыда узачак республика ярышларында саклыячак.