Түбән Кама мәктәп укучыларына янгын куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр

2014 елның 5 сентябре, җомга

Беренче уку көннәрендә ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең №16 отряд янгын сүндерүчеләре һәм Түбән Кама надзор эшләр хезмәткәрләре балаларга кунакка бара һәм укучыларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерә. Мондый тематик лекцияләр шәһәрнең һәм районның бөтен белем бирү оешмаларында Балалар куркынычсызлыгы айлыгы нигезендә уза.

Мәсьәлән, Түбән Кама ш. №22 гимназия укучылары янгынга каршы пропаганда һәм җәмәгатьчелек бәйләнешләре музеендә булды. Алар анда янгын саклау үсеш тариһы һәм коткаручыларның техник кораллары белән танышты. Укучыларга шулай ук янгын сүндерүчеләрнең хәрби кием-салымнарын күрсәттеләр. Моннан тыш, балалар үзләре дә шартлы янгын сүндерүдә катнаша алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International