2014 елның 4 сентябрендә ТР ГО эшләре һәм ГТХ министры Хәбибуллин Р. З. боерыгы һәм Тәтеш районы җитәкчелеге инициативасы буенча ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасарлары Н. В. Суржко һәм Э. М. Фазлеев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарә һәм ТР ГТХМ вәкилләре делегациясе педагогия колледжына килде.
Колледжда өч төркем җыйганнар: ике төркемдә бюджет нигезендә “ГТХ вакытында саклау” һәм “Янгын куркынычсызлык” белгечлекләр буенча 50 бала укый, өченче төркемгә түләүле нигездә “ГТХ вакытында саклау” белгечлеге буенча 23 кеше керде һәм бер кеше түләүле нигездә “Янгын куркынычсызлык” белгечлеге буенча укый. Өч группада барлыгы 74 курсант укый.
ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Н. В. Суржко әйткәнчә, республиканың гадәттән тыш идарәчелеге колледжда бергә эшләргә һәм яңа белгечлекләрне үстерү һәм камилләштерү буенча һәм ярдәм итәргә әзер.