Санитарлар, элемтәчеләр һәм разведчиклар бүген противогазларда һәм саклагыч костюмнарда Яр Чаллы шәһәренең урман паркын “басып алды”. Монда штатта булмаган авария-коткару бүлекчәләр арасында республика ярышларының соңгы этабы үткәрелде. Төп приз өчен ярышларда 27 команда катнашты. Алар республиканың категорияле шәһәрләрнең төрле эшханәләр вәкиле булды: Казан, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә, Чистай, Алабуга, Лениногорск. Барлык катнашучылар саны өч йөз кешедән артык китте. Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарә башлыгы урынбасары, полковник Андрей Орлов, штатта булмаган коткаручыларга чыгышларында уңышлар теләде.
Бу өйрәнүләрдә куркыныч җитештерү объектлары булган һәм аларны куллана торган, һәм дә мөһим оборона һәм экономик мәгънә тоткан яисә сугыш һәм тыныч вакытта ГТХ барлыкка килгәндә югары дәрәҗәле куркынычсызлык мөмкинлеге була торган оешмаларда авария-коткару бүлекчәләрнең хәрәкәтләре эшкәртелгән иде. Ярышлар беткәндә катнашучыларга кубоклар һәм бәяле призлар бүләк ителде. Нәтиҗәләр буенча иң яхшысы Казан шәһәре командасы булып чыкты, икенче урынга Яр Чаллы вәкилләре басты, ә өченче урын Түбән Кама командасына туры килде.