Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны дөрес монтажламау аркасында – 2, мичне һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1, очракның сәбәпләре ачыклана – 2.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, янгын сүндерүгә – 1 тапкыр, эзләү операциясенә – 3 тапкыр.
Бөек Ватан сугышы һәм янгын саклау ветеранына Гарифуллин Нигъмәтулла улы Галимгә бүген 90 яшь тулды. Яшел Үзән саклау гарнизоны башлыгы Зөфәр Хәлиуллин һәм Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы 8 нче федераль отряд хезмәткәрләре хөрмәтле ветеранны юбилей белән үз исеменнән котларга килде. Аның янгын саклауда хезмәт стажы гомумән 38 ел булыр! Татарстан Республикасы эчке эшләр министры исеменнән ветеранга акчалата премия бирелде.
Гражданнар оборонасы айлыгы нигезендә Ютазы районында “ТГК Уруссинская ГРЭС” ЯАҖ нигезендә ДРЭС штатта булмаган авария-коткару бүлекчәләренең, ягъни, нурланыш һәм химия күзәтү посты һавага радиоактив матдәләр чыгарылганда бурычларны башкарырга әзер булуы тикшерелде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 20 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 6 тапкыр, янгын сүндерүгә – 1 тапкыр, эзләү операциясенә – 3 тапкыр.
Кадетлар мәктәп-интернаты укучылары Актаныш районы янгын бүлегенең еш кунаклары. Монда аларның янгын эше буенча дәресләр үтә. Балалар янгын бүлеккә һәр атнаны килә. Яшүсмер янгын сүндерүчеләр янгын эше, янгын сүндерү ысуллары, диспетчерлар эше белән кызыксына, янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнә һәм яшьтәшләре белән казанган белемнәре белән уртаклаша. Яшь кадетларга янгын сүндерүче эше бик ошый, һәм алар дәресләргә ашкынып йөри.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр үткәргечен монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны дөрес монтажламау аркасында – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү һәм саклау аппаратын дөрес сайламау арксында – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичне һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, эзләү операциясенә – 1 тапкыр, өй өстендә асылынып тора торган агачны кисүгә – 1 тапкыр, коллектордан мәетне чыгаруга – 1 тапкыр.
ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең икенче ГПС отряды башлыгы Хөсәенов Фәрит Әмен улы белән һәр таныш кеше чын җитәкче менә шундый булырга тиеш икәне турында әйтәчәк. Илнең иң зур янгын бүлекләренең берсендә башында торыр алдыннан ул, гади янгын сүндерүчедән башлап, бөтен профессональ үсеш баскычларын үтте. Чын янгын сүндерүче, республиканың атказанган коткаручысы һәм хөрмәтле нефтьче 20 октябрьдә 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
Балтач ш. мәктәп укучылары янгын сүндерүчеләргә кунакка барды. Гражданнар оборонасы айлыгы нигезендә Татарстан Республикасы буенча №110 ФПС янгын бүлеге янгын сүндерүчеләре 75 бала һәм укытучы өчен ачык ишекләр көнен оештырды. Укытучылар фикеренчә, мондый экскурсияләр укучылар өчен һичшиксез кызык һәм файдалы. Ә укучылар сүзләренчә, хәзер янгын сүндерүче һөнәре аларных күз алларында күбрәк кызыксыну һәм авторитет казанды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны дөрес монтажламау аркасында – 1 янгын, газ җиһазларын кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, очракның сәбәпләре ачыклана – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, суда эзләү операциясенә – 1 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.