Кадетлар мәктәп-интернаты укучылары Актаныш районы янгын бүлегенең еш кунаклары. Монда аларның янгын эше буенча дәресләр үтә. Балалар янгын бүлеккә һәр атнаны килә. Яшүсмер янгын сүндерүчеләр янгын эше, янгын сүндерү ысуллары, диспетчерлар эше белән кызыксына, янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнә һәм яшьтәшләре белән казанган белемнәре белән уртаклаша. Яшь кадетларга янгын сүндерүче эше бик ошый, һәм алар дәресләргә ашкынып йөри.