Бөек Ватан сугышы һәм янгын саклау ветеранына Гарифуллин Нигъмәтулла улы Галимгә бүген 90 яшь тулды. Яшел Үзән саклау гарнизоны башлыгы Зөфәр Хәлиуллин һәм Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы 8 нче федераль отряд хезмәткәрләре хөрмәтле ветеранны юбилей белән үз исеменнән котларга килде. Аның янгын саклауда хезмәт стажы гомумән 38 ел булыр! Татарстан Республикасы эчке эшләр министры исеменнән ветеранга акчалата премия бирелде.