Гражданнар оборонасы айлыгы нигезендә Ютазы районында “ТГК Уруссинская ГРЭС” ЯАҖ нигезендә ДРЭС штатта булмаган авария-коткару бүлекчәләренең, ягъни, нурланыш һәм химия күзәтү посты һавага радиоактив матдәләр чыгарылганда бурычларны башкарырга әзер булуы тикшерелде.
Шәхси состав алдына практик бурыч куелды – ДРЭС территориясенең радиоактив матдәләр белән агуланган дәрәҗәсен билгеләргә. Куелган бурычны башкарыр алдыннан шәхси состав саклагыч резиналаучы кәчтүмнәр һәм противогазлар киде. Аннары алар куркынычлы зонаны “радиоактивно” дигән билгеләр белән аерды. Моннан соң дозиметр әсбаплары белән агуланган дәрәҗәсен билгеләделәр. Куркынычлы территорияне тикшереп чыккач, тикшерү нәтиҗәләрен җаваплы шәхескә белдерделәр.