Мәктәптә гражданнар оборонасы буенча ачык дәресләр

2014 елның 21 октябре, сишәмбе

Гражданнар оборонасы айлыгы нигезендә Бөгелмә районы Кодаш авылы урта мәктәбендә гражданнар оборонасы буенча тулы бер әмәлләр комплексы үтте. Мәктәп директоры эвакуация буенча күнегү дәресен үткәрде. Мәктәп бинасыннан 44 укучы, 12 укытучы, 3 техник эшче исән-сау эвакуацияләнде һәм бирелгән норматив вакыт эченә сыенды. Түбән классларда укытучылар “Нәрсә ул гражданнар оборонасы” темасы буенча класс сәгатен үткәрделәр. 5-8 классларда уку һәм тәрбия эше буенча уранбасары класс җитәкчеләре белән бергә “Гражданнар оборонасы. Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы тарихы” класс сәгатен үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International