ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2015 ел
җомга

Яңа уку елы алдыннан Идел буе районы күзәтү эшләре бүлегенең хезмәткәрләре бүген 35 нче Казан мәктәбенең янгын иминлеге хәлен тикшерделәр.

- Тикшерүләр июльдә үк башланган иде, - диде Казан шәһәре буенча күзәтү эшләр бүлегенең башлыгы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Дмитрий Приказчиков һәм мәктәпләр янгын иминлиге таләпләренең 100% башкарылган вакытта гына кабул ителәчәге турында хәбәр итте.

Су полосы буенча Россия җыелма төркеме “Мастерс” ярышында ярым финал матчын уңышлы тәмамлады. “Динамо-Мастерс” Үзбәкстан җыелма төркемен 23:4 исәбе белән җиңде. Татарстан Республикасы ГТХМ министры урынбасары, ТР Эзләү-коткару хезмәте башлыгы Илһам Насыйбуллинны рухландырыр өчен гадәттәгечә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре җыелдылар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  88 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 16 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше зарар күргән.


13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 12 нче августында Казан шәһәрендә Дубравная урамы буенча фатирларның берсендә янгын булды. Янгын нәтиҗәсе буларак, 2009 һәм 2011 елларда туган малайлар һәлак булган, аларның 2006 елда туган сеңелен янгын сүндерүчеләр коткарган. Янгынның алдан сәбәбе – балаларның берсе ут белән уйнаган. Балаларны караучысыз үзләрен генә калдыру аларның үлеменә булышкан.

Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре FINA паркында имин яшәү рәвешен пропагандалау буенча тагын бер акцияне уздырдылар. Түбән класс малайлары һәм кызлары, шулай да аларның ата-аналары Россия ГТХМ 25 еллыгына һәм Татарстан Республикасы ГТХМ 20 еллыгына багышланган ГТХМ акциясендә актив катнаштылар. Культура программасын Күзәтү эшләре идарәсе инспекторлары, янгын сүндерү хезмәте бүлеге, ГИМС хезмәткәрләре, Татарстан баш идарәсе матбугат хезмәте һәм ВДПО ның Татар региональ бүлеге белгечләре оештырды.

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы буенча Дәүләт янгынга каршы хезмәтнең икенче Федераль янгынга каршы хезмәт отряды 2015 ел сезонының коткаручыларын ачыклады. Конкурста катнашыр өчен Әлмәтнең спорт үзәгенә 13 янгын сүндерүче килгән – һәрбер янгын бүлегеннән берешәр вәкиле һәм шул ук кадәрь каравыл башлыгы. Алар теоретик һәм практик ярышларда катнашкан. Җыелган баллар суммасы буенча “Иң яхшы янгын сүндерүче” исемен ПЧ-14 (Баулы) бүлегеннән килгән Фәнил Төхбәтуллин җиңде, каравыл башлыклары арасында ярышларда ПЧ-21 (Карабаш) бүлегеннән килгән Рафис Хәсәншин җиңде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  75 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 31 тапкыр, кыска ялганыштан – 21тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 1 кеше зара күргән, 1 кеше коткарылган.


12
август, 2015 ел
чәршәмбе

Су полосы буенча Россия җыелма төркеме “Мастерс” категориясендә дөнья чемпионатында ярышларда өченче тапкыр җиңделәр. “Динамо-Мастерс” Россия җыелма төркеме 15:11 исәбе белән Бразилия ветераннарын җиңеп ярышларның ярым финалына чыкты. Үзенең хезмәттәшен, Илһам Насыйбуллинны, рухландырыр өчен Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хезмәткәрләре тагын бер тапкыр “Олимп” бассейнында җыелдылар. 14 нче августта җомга көне ярышларның ярым финалы булачак. Төркемебез тагын Үзбәкстан төркеме белән очрашачак.

һәлакәт Дубравная урамы, 3 адресы буенча күп фатирлы 9 катлы торак йортта булган. Янгын турында хәбәр бер шәһиттән 10 сәгать 55 минутта килгән. Янгын 3 бүлмәле фатирда булган. Яну мәйданы 16 кв. метр тәшкил итте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  76 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International