Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2016 елның 22 июле, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 82 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 37 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада– 1 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар.   ДТПга – 1 тапкыр, суда югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, бармактан балдакны салдыру буенча – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1тапкыр, янгынга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 9 ттапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International