Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 72 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 35 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Печәнлектә – 1 янгын, транспорт чарада– 1 янгын.
Сәбәпләре: ут эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, суда югалган кешене эзләү буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
24.07.2016 ел 07.20 Нурлат МР, село Яңа Тумба, буа.
Җирле халык судан, 1965 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
24.07.2016 ел 10.00 Яшел Үзән МР, Яшел Үзән шәһәре, Идел елгасы.
ГИМС хезмәткәрләре бата торган, 1984 елгы хатын – кызны коткардылар.
24.07.2016 ел 19.30 Казан шәһәре, Идел буе районы, Иске Победилово поселыгы, Идел елгасы
МЧС коткаручылары резин көймәдә әйләнгән ике ир кешене коткардылар. Медецина ярдәменнән алар баш тарттылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.