Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2016 елның 23 июле, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 84 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 28 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.  

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 5 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 17 тапкыр чыктылар. ДТПга – 3 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр,  төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, суда югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International