1 нче сентябрьдә Русия ГТХМ Ашыгыч психологик ярдәм үзәге директоры Юлия Сергеевна Шойгу һәм Русия ГТХМ психологлары имин тәртип тоту культурасы буенча “Гомерне коткарырга өйрән!” дәресен Казан хәрби Суворов училищесында дүрт кадетлар классында, шулай да Татарстанның 40 мәктәпләрендә үткәрәчәк. Иминлек дәресе сигезенче класс укучылары өчен үткәрелә һәм 90 минут тәшкил итә. Төп максаты – өлкән класс укучыларына төрле хәлләрдә имин тәртип тоту кагыйдәләрен өйрәнергә булышырга һәм беренче ярдәм һәм психологик ярдәм күрсәтүнең кайбер юлларына өйрәтергә. Психологлардан башка, дәресләрдә янгын күзәтүе буенча дәүләт инспекторлары да булачак.