Русия ГТХМ психологларыннан суворовецлар өчен иминлек дәресе

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Белем көне Казан хәрби Суворов училищесында гадәти булмаган һәм тантаналы рәвештә үткән. Яңа уку елында беренче белемле дәресне 8 нче сыйныф суворовецлары өчен Русия ГТХМ психологлары һәм Русия ГТХМ Ашыгыч психологик ярдәм үзәгенең директоры Юлия Шойгу үткәргәннәр. Алар яшь хәрби хезмәт итүчеләргә имин тәртип тоту культурасы буенча “Гомерне коткарырга өйрән!” дәресен үткәргән. Дәреснең төп максаты –суворовецларга төрле хәлләрдә имин тәртип тоту кагыйдәләрен өйрәнергә булышырга һәм беренче ярдәм һәм психологик ярдәм күрсәтүнең кайбер юлларын өйрәтергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International