Күп балалы гаиләләр хәтәр зонада

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан республикасында 1,5 меңнән артык шәхси өйләр һәм фатирлар тормыш тәэмин итүче ресурслардан сүндерелгән. Бу өйләрдә коммуналь бурычлар аркасында я газ, я электр юк. Бүген моның турында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чиратсыз утырышында Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Күзәтү эшләре идарәсе башлыгы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Максим Трущин әйткән. Министрлар Кабинетында шундый темалар турында фикер алышканнар: “Торак секторда янгын иминлеге чараларын үтәү турында” һәм “Боз кату вакытында халыкның иминлеген тәэмин итү буенча чаралар турында”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International