Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 4 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын,  каралтыда – 4 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 2 янгын. 1 кеше һәлак булган.   

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын,  транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 4 тапкыр чыктылар.      

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр,  төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр.  

30.10.2016 ел 15.09 Питрәч МР, Питрәч авылы, Почтовая урамы, 45 нче йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыга. Мәйданы 40 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1988 елгы хатын – кыз һәлак була. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерлмәгән тәмәке төпчеге.

30.10.2016 ел 08.20 Лаеш МР, Тетеево авылы тирәсендә, Идел елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1971 елгы һәм 1979 елгы ир-ат мәетләрен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана. 

30.10.2016 ел 11.08 Лениногорск МР, Шугурово авылы тирәсендә,        Шишмә елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1971 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International