Баш идарәсе шәхси составының йөздән артык кешесе идарәчелек бинасы алдында төзелгән. Саклау, мониторинглау һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча баш идарәсенең башлыгы урынбасары Андрей Орлов “парад” белән җитәкчелек иткән. Төзелеш тикшерүдә беренче чиратта тикшерүчеләр хезмәткәрнең тышкы ягына игътибар иткәннәр.
Бүген “Татаринформ” мәгълүмат агентлыгында үткән брифинг вакытында янгын күзәтү буенча Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторының урынбасары Максим Трущин өйне янгыннан саклый торган автономияле янгын белдерүчесенең эшләү принцибын күрсәткән. Шулай да ул гражданнар үзләренең өен янгыннан саклап калыр өчен көз һәм кыш вакытында аларга ничек янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәргә икәнне сөйләгән.
Бүген “Татарстан республикасы буенча 15 нче ФПС отряды” ФДКУ ике хезмәткәрләренә Алексей Кихтевка (эчке хезмәт капитаны) һәм Артур Әхтәмовка (эчке хезмәт өлкән лейтенанты) чираттагы махсус званиеләр бирелгән. Тантана Яр Чаллыда шәхси состав алдында үткән. Погоннарны отряды башлыгы Рөстәм Юмагулов биргән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгы, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
175 нче урта мәктәпнең ике дистә укучысы бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ГИМС Үзәге инспекторларының эше белән танышкан. Яшь кунаклар суда батучыны коткарырга өйрәнгән, коткару чараларын һәм кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең хезмәткәрләренең эшендә кулланыла торган заманча техниканы күргән. Аерым балалар өчен профессиональ Казан шәһәре 2 нче зональ эзләү-коткару отрядының водолаз-коткаручылары “күрсәтмә чыгышлар” оештырган.
2016 елның 9 ае эчендә республикада 2 439 янгын булган, анда 92 кеше һәлак булган, 198 кеше төрле авырлыкта яраланган. Янгыннарның төп сәбәпләре ут белән саксыз эшләү, электр җиһазларны һәм өйдәге электр әсбапларны урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү, җылыткыч мичне урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү булган.
Ташланган коега төшеп киткән эт турында чакыру “01” хезмәтенә Васильево авылының бер торак йортта торучылардан килгән. Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр җиңел генә шунда төшеп, дүрт аяклы зыян күрүчене азатлыкка чыгарганнар. ПСЧ-153 каравыл башлыгы Сергей Сальев әйткәнчә, ике метрга якын тирәнлектәге чокырга көчек кенә түгел, ә бала да төшеп китә алган. Янгын сүндерүчеләр чокырны такталар белән каплаган һәм торак-коммуналь хуҗалык эшчеләренә чокырны капкач белән ябырга сорау белән мөрәҗәгать иткән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгы, каралтыда – 2 янгын.
Өйдә дә, иҗтимагый йортларда да балаларның янгынга каршы белемен арттыру, балачактан ук имин тәртибен формалаштыру, шулай да янгын сүндерүче-коткаручы һөнәрен хөрмәтләү хисен тәрбияләү максаты белән Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Чистай отряды Биләр авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Алексеевск муниципаль районы Биләр урта гомумбелем мәктәбенең икенче сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көнен үткәргәннәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгы, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.