Тәүлек эчендә Татарстанда 2 янгын чыккан

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 28 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә чыкмадылар, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын,  бакча йортында – 1 янгын. 1 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: ут төртүдән – 1 янгын, сүндеоелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.  

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  -1 тапкыр чыктылар.      

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. ДТПга – 3 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.

07.11.2016 ел 11.10 Чистай МР, Фиков Колок авылы, Полевая урамы, 2 нче йорт.

Бер катлы кирпеч торак йортның фатирында ут чыкты. Мәйданы 30 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1972 елгы ир-ат зарар күрде. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

07.11.2016 ел 03.43 Казан шәһәре, Идел буе районы, Фаткуллин урамы.

МЧС коткаручылары махсус альпинист җиһазы белән коега төшеп киткән, 1970 елгы  ир-атны чыгаралар һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшыралар.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International