Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 2 янгын. 1 кеше коткарылган, 1 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 тапкыр, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. ДТПга – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
06.11.2016 ел 19.26 Менделеевск шәһәре, Химик урамы, 2 нче йорт.
Биш катлы панель торак йортның дүртенче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыкты. 3 кв.м. мәйданында диван янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1986 елгы ир-ат зарар күрде. Төрле тән җәрәхәтләре белән аны Яр Чаллы хастаханәсенә алып киттеләр. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.