2016 елның 9 нчы ноябрендә 13 сәгать 44 минутта Лениногорск муниципаль районы Шөгер авылында шәхси өйне сүткән вакытта ишелү турында хәбәр килгән. Урынга ашыгыч хезмәтләре юнәлгән. Өлешчә ишелү нәтиҗәсе буларак, хуҗа яллаган 1957 елгы эшче зыян күргән. “Шөгер” аерым посты янгын сүндерүчеләре аны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар.