VIII “Кыюлык йолдызнамәсе” Русия ГТХМ Бөтенрусия фестивале нәтиҗәләренчә “Иң яхшы янгын сүндерүче” исеменә Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 5 нче отряд составына керә торган 76 янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә эшли торган 52 яшьлек казанлы Илгизәр Җәләлетдинов лаек булган. Ул нинди дә булса секундта батырлык күрсәтергә әзер. “Һөнәрдә иң мөһиме – һәлакка эләккән кешеләргә ярдәм итәргә, - дип ышана ул. – Беренче чиратта кыю булырга һәм кешеләргә ваемсыз булмаска кирәк.”