Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Саба отряды Чепья торак пунктын саклау буенча аерым постның эшчеләре Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы “Наз” социаль аклау үзәге объектының персоналын мөмкин гадәттән тыш хәлләр вакытында дөрес гамәлләргә өйрәтү буенча профилактик чаралар үткәргән. Шундый ук чараны – Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Корноухово авылының картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортының хезмәт күрсәтү персоналы һәм торучылары белән инструктажны Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Чистай отряды Корноухово авылын саклау буенча аерым постның эшчеләре үткәргән.