Тәүлек эчендә Татарстанда 3 янгын чыккан

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 1 кеше зарар булган, 1 кеше коткарылган.    

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 0 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  1 тапкыр чыктылар.       

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр,ДТПга – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр.

14.11.2016 ел 23.36 Бөгелмә шәһәре, Гафиатуллин урамы, 32 нче йорт. Биш катлы кирпеч торак йортта бишенче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыкты. 25 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1972 елгы ир-ат зарар күрде. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.

14.11.2016 ел 11.53 Минзәлә МР, Минзәлә шәһәре янында, Минзәлә елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1938 елгы һәм 1987 елгы ир-ат мәетләрен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International