Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 2 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана, ут белән саксыз эш итү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 янгын, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
08.12.2016 ел 06.38 Казан шәһәре, Карбышев урамы, 33 нче йорт.
Тугыз катлы панель торак йортның беренче каттагы электрощит янган. Мәйданы 0,5 кв.м. Янгын сүндерүчеләр баскыч буенча биш кешене коткара, шуларның икесе бала. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
08.12.2016 ел 07.15 Яшел Үзәг шәһәре, Карла Маркс урамы, 24 нче йорт.
Өч катлы кирпеч торак йортның икенче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. 4 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1930 елгы хатын-кыз һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
.
08.12.2016 ел 19.36 Лаеш МР, Атабай авылы, Яшьләр урамы, ООО агрофирма «Атабай».
Сыер абзрында түбә җылыткычы янды. Мәйданы 10 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 70 эре төрлекне коткара (бозау). Янгынның сәбәбе – ут эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
08.12.2016 ел 22.31 Яр Чаллы шәһәре, ГЭС поселыгы, Белинск шәһәре, 37 нче йорт.
Ике катлы төзелеп бетмәгән йортта ут чыкты. Мәйданы 140 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә бер ир-ат һәлак булды (шәхесе ачыклана). Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.