Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 4 янгын, транспорт чарада – 1 янгын. 1 кеше зарар күрде.
Сәбәпләре: 1 очракның сәбәбе ачыклана, ут белән саксыз эш итү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 3 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 янгын, янгынга – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
08.12.2016 ел 02.11 Лениногорск МР, Ивановка авылы, Яшьләр урамы, 12 нче «а» йорты
Ике бүлмәле бинада ут чыкты. Мәйданы 195 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1962 елгы ир-ат зарар булды. Төрле тән җәрәхәтләре белән аны Лениногорск хастаханәсенә озаттылар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.