Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2016 елның 16 декабре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр.  Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 5 янгын, бакча йортында – 1 янгын.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 3 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.        

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 янгын,  эзләү эшләренә – 1 тапкыр, ДТП – 4 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.

15.12.2016 ел 05.33 Тукай МР, Иске Ерыклы авылы, 14 нче йорт.

Шәхси сарайда ут чыкты. Мәйданы 35 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1960 елгы ир-ат зарар булды. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

15.12.2016 ел 22.01 Казан шәһәре, Мәскәү районы, Гудованцева урамы, 49 нчы йорт.

Бер катлы кулланышта булмаган бинада ут чыкты. Мәйданы 7,5 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә ике кеше зарар булды, 1950 елгы ир-ат һәм 1968 елгы хатын-кыз. Аларны төрле тән җәрәхәтләре белән РКБ илттеләр. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International