Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр.  Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 5 янгын. 1 кеше һәлак буган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.        

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Төрекөмешне җыю буенча – 1 янгын,   ДТП – 3 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.

18.12.2016 ел 08.58 Спас  МР, Кожаевка авылы, Овражная урамы, 4 нче йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 45 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1921 елгы хатын-кыз һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – газ җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

18.12.2016 ел 08.15 Казан шәһәре, Совет районы, Латыш Укчылары урамы,  13 нче йорт.

Агулану нәтиҗәсендә (сөрем газы ) ике бала зарар булды, 2011 елгы малай һәм 2016 елгы кыз. Аларны балалар республика клиник хастаханәсенә озаттылар.  Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

18.12.2016 ел 22.19 Казан шәһәре, Киров районы,  Батыршина урамы, 40 нчы йорт

Агулану нәтиҗәсендә (сөрем газы ) бер ир-ат һәи ике бала зарар булды, 1984 елгы ир-ат , 2009 елгы малай һәм 2010 елгы кыз. Балаларны балалар республика клиник хастаханәсенә, ә ир-атны җиденче хастаханәгә  илттеләр.  Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International