Начар прогноз аркасында торак йортларга һәм административ биналарга, төп юлларда автотехника җыела ала торган урыннарда җылыту пунктларына өзлексез җылы бирүне тәэмин итәр өчен көйләү һәм яңадан торгызу бригадаларны әзер рәвешкә китерергә кирәк һәм өзлексез транспорт хәрәкәтен тәэмин итәр өчен кар чистарта торган техниканы әзерләргә кирәк. Татарстан Республикасы ГТХМ катгый тәкъдим итә:
- һәлакәтләрне булдырмас өчен шәхси автотранспортта бик кирәк булмаганда торак пункттан (табигатькә, урманга, балык тотуга һ. б.) чыгудан баш тартыгыз;
- янгынны булдырмас өчен мичләрне артык нык кыздырмагыз һәм кулдан ясалган җылыту әсбапларын кулланмагыз;
- кешене җылыту юлларыннан иң нәтиҗәлесе – гомуми җылыту (җылы душ, сауна, гомуми электр җылыту, коры җылы кием, кайнар эчемлек);
- ачык һавада җылыны саклар өчен актив селкенегез, юешләнмәгез, яхшы ашагыз һәм җылы киенегез.