Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 8 янгын, каралтыда – 3 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
31.01.2017 ел 21.35 Саба МР, Кзыл-Мишә авылы, Пионерлар урамы, йорт.
Бер катлы шәхси торак йортта ут чыкты. 30 кв.м. мәйданында җиһаз һәм урын җирләре янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1932 елгы ир-ат һәлак булды. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
01.02.2017 ел 03.00 Югары Ослан МР, Октябрьск авылы, Көньяк урамы, йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 48 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 2015 елгы малай зарар күрде. Аны янгыннан күрше коткарды. Янгынның сәбәбе ачыклана.
31.01.2017 ел 17.41 Яңа Чишмә МР, Горшков авылы, Луговая урамы, йорт.
Җылыту котелның шартлау нәтиҗәсендә, 2001 елгы малай һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – җылыту агрегатларны һәм җыйланмаларны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.