Татарстанда ир-ат бер яшьлек баланы яна торган өйдән чыгарган

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Югары Ослан муниципаль районы Октябрьский авылында янгын турында хәбәр 2017 елның 1 нче февралендә сәгать төнге өчтә авыл торагы башлыгыннан килгән. 6х6 метр зурлыкта бер катлы бүрәнә өй такталы веранда белән яна иде. 3 сәгать 10 минутта янгын урынына “Никольское” ирекле янгын сүндерү төркеме автоцистернада килеп җиткән. Алар килгәнче 1982 елгы Денис Черновский 2015 елгы малайны коткарган. Бала пешүләр кичергән.

3 сәгать 24 минутта янгын локальләштерелгән. 3 сәгать 30 минутта ачык яну бетерелгән. Янгын мәйданы 48 кв. метр тәшкил иткән. Янгынның сәбәбе ачыклана.

Баланы коткарган ир-атны дәртләндерү турында сорау чишелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International