Тәүлек эчендә Татарстанда 3 янгын чыккан

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 30 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан –  4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Төзелеш вагонында – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.   

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 0 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыктылар.         

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, авырган кешене транспортировкалау – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International