ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2017 ел
җомга

Красногорскта гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының эшен нәтиҗәләү, 2016 елдагы гражданнар оборонасы чараларын башкару һәм 2017 елга бурычлар кую буенча Бөтенрусия җыелышы эшен башлаган. Чарада РФ Хөкүмәте, РФ Федераль Мәҗлесе, РФ Иминлек советы, башкарма хакимиятенең федераль органнарының вәкилләре – Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең әгъзалары, Русия ГТХМ үзәк аппаратының һәм территориаль органнарының җитәкче составы катнашкан. Барлыгы 1 000 якын катнашучы.

Бөтенрусия җыелышын үткәргән вакытта эш киңәшмәсе барышында Русия ГТХМ беренче башлыгы урынбасары Владимир Степанов РСЧС ны үстерү һәм камилләштерүдә яңа ысулларны кору һәм гражданнар оборонасы хәзерлеген арттыру турында доклад белән чыккан. Ул Русия Федерациясе субъектларының РСЧС территориаль система асларының узган елдагы эшен яхшы якка билгеләгән. 2016 елның нәтиҗәләре буенча Мәскәү өлкәсен һәм Татарстан Республикасын иң яхшылар арасында булганын әйткән.

Былтыр Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре юл-транспорт һәлакәтләрнең нәтиҗәләрен бетерүгә 136 тапкыр чыкканар. Һәлакәтләрдә 9 кеше коткарылган. Бөтенесе янгын сүндерүчеләрнең профессиональ осталыгына күрә мөмкин булган. Ел саен осталык дәрәҗәсен юл-транспорт һәлакәтендә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча ярышларда билгелиләр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 0 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан –  4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр.  Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 8 янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итер алдыннан Яр Чаллы шәһәренең Советлар Союзы герое Никита Кайманов исемендәге кадетлар мәктәбендә 7-11 сыйныф укучылары арасында саф һәм җыр смотры үткән. Таләпчән җюри тышкы күренешне, сын-гәүдәне, хәрби сәламләүне, урында саф алымнарын, тантаналы марш белән атлауны, саф җырын башкаруны һәм командир гамәлләрен бәяләгән. Смотр-конкурс җиңүчеләре төркем кубоклары һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.

Казан руханилары һәм республика гадәттән тыш идарәчелегенең хезмәткәрләре белән “түгәрәк өстәл” Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә үткән. Фикер алышынуда остазлар, ГТХМ системасында ветераннар оешмаларының ролен ныгыту сораулары күтәрелгән, шул исәптән яшь хезмәткәрләрнең әхлакый һәм рухи тәрбияләнү, коллективта профессиональ үзара мөнәсәбәт тәҗрибәсен тапшыру өлкәсендә руханиларны катнаштырып.

Фестивальнең бурычы – үсеп килә торган буында заманча геройлык үрнәкләре буенча патриотизм хисен тәрбияләү, коткаручы һәм янгын сүндерүче һөнәрләрен популярлаштыру, балалар һәм яшьләр арасында имин тормыш культурасын формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру. Конкурста 7 яшьтән 18 яшькә кадәр белем бирү йортларының укучылары катнаша. Шул ук вакытта конкурс аерым катнашуны да, коллектив катнашуны да таләп итеп куя.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 30 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 6 тапкыр, кыска ялганыштан –  3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 4 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын.  1 кеше һәлак булган. 


15
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан –  1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын.  1 кеше һәлак булган. 


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Бүген начар һава торышы аркасында Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе М-7 юлында халыкны күчмә белдерү һәм кисәтү комплексларын урнаштырган. бер комплекс Казан янында М-7 юылының 830 км урнашкан, ә икенчесе – Яр Чалы шәһәре муниципаль берәмлегенең территориясендә Мәскәү-Уфа юлының 1 041 км. Бу комплексларның экраннарында  йөртүчеләр өчен юллардагы хәл һәм һәлакәт яисә гадәттән тыш хәл килеп чыкканда тәртип кагыйдәләре турында мәгълүмат күрсәтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International