ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Бүген ТР буенча РФ ГТХМ ГИМС Үзәгенең хезмәткәрләре КМТТУ “Сәнәгый һәм экологик иминлек” кафедрасының беренче һәм дүртенче курс студентлары өчен ачык ишекләр көнен оештырганнар. Бү дәреснең чикләрендә студентларны боз астына төшеп киткән кеше үзе коткарылу һәм аны коткару ысулларына өйрәткәннәр. Башта студентлар танышу әңгәмәсе өчен сыйныфка кергән. Коткару гамәләрен практикада күрер өчен алар урамга чыкканар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан –  0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 1 кеше һәлак булган. 


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

14 нче февральдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә: 500-1000 м һәм кимрәк күренүчәнлек начарлануы белән буран; кар явымы, иртән һәм көндез урыны белән көчле; 17-22 м/с (Казанда 17 м/с кадәр) көчле көньяк-көнчыгыш, көньяк җил; юлларда кар өемнәре.

2017 елның 12 нче февралендә 17.25 тә ир-аттан кар автомобилендә йөргәндә кырда дусты адашканы турында хәбәр килгән. Бер Казан яшәүчесе  кар автомобилендә йөргән һәм Шиш елгасының ерымы аша чыгарга карар иткән, ләкин батып калган. Үзе көрттән чыга алмагач ярдәм өчен иң якын торак пунктка киткән. 4 сәгать адашып йөреп, торак пунктына чыга алмыйча, дустына шалтыраткан. Ул инде коткаручыларга мөрәҗәгать иткән. 18 сәгать 50 минутта адашкан ир-ат табылган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан –  1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 2 тапкыр.  Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 5 янгын.


12
февраль, 2017 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 4 янгын.


11
февраль, 2017 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 3 янгын,  транспорт чарада – 1 янгын.


10
февраль, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтү һәм профилактика эшләре идарәсе республика территориясендә янгыннар хәле турында борчыла. Ел башыннан бирле республика территориясендә 304 янгын булган, утта 19 кеше һәлак булган, 26 кеше яраланган. Моннан башка, быел янгыннарда балалар яралану саны 5 очракка артуы теркәлгән (1 дән 6 балага).

Югары дәрәҗәле бүләкләр ТР ГТХМ хезмәткәрләренә Русия Федерациясе Спорт министрлыгы боерыгы белән расланган. Гадәттән тыш идарәчелегенең дәүләт хезмәткәрләре үзенең физик хәзерлеген “Готов к труду и обороне” физкультура һәм спорт комплексының алты нормативы буенча күрсәтеп өч яшь төркемнәрендә югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән.

Торак секторда янгыннарны кисәтү, аларның санын һәм кешеләр үлүен киметү максаты белән Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Апас отряды Рус Макылы авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре янгынга каршы хезмәтнең Апас отрядының янгын иминлеге инженеры белән бергә Югары Ослан муниципаль районы Рус Макылыторак пунктында өйләрне тикшереп чыкканнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International