Яр Чаллыда саф һәм җыр смотры үткән

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итер алдыннан Яр Чаллы шәһәренең Советлар Союзы герое Никита Кайманов исемендәге кадетлар мәктәбендә 7-11 сыйныф укучылары арасында саф һәм җыр смотры үткән. Таләпчән җюри тышкы күренешне, сын-гәүдәне, хәрби сәламләүне, урында саф алымнарын, тантаналы марш белән атлауны, саф җырын башкаруны һәм командир гамәлләрен бәяләгән. Смотр-конкурс җиңүчеләре төркем кубоклары һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International