Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 30 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 6 тапкыр, кыска ялганыштан –  3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 4 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын.  1 кеше һәлак булган. 

Сәбәпләре: транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.         

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр,   башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

15.02.2017 ел 18.06 Яшел Үзән районы, Чапаев урамы, 13 нче йорт, фатир.

Ике катлы кирпеч торак йортта беренче каттагы фатирда ут чыкты. Мәйданы 3 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1982 елгы ир-атны, 1963 елгы хатын – кызны коткара. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International