Былтыр Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре юл-транспорт һәлакәтләрнең нәтиҗәләрен бетерүгә 136 тапкыр чыкканар. Һәлакәтләрдә 9 кеше коткарылган. Бөтенесе янгын сүндерүчеләрнең профессиональ осталыгына күрә мөмкин булган. Ел саен осталык дәрәҗәсен юл-транспорт һәлакәтендә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча ярышларда билгелиләр.
Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды арасында чираттагы ярышлар 52 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә үткән. Ярышларда Яшел Үзән районының генә түгел, ә Апас, Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Тәтеш районының төркемнәре катнашкан. Ярышларда беренче тапкыр аерым икътисад зона, Иннополис шәһәрен, саклау буенча яңа ПСЧ-8 янгын сүндерүчеләре катнашкан. Барлыгы 13 төркем.