Бүген Биектау районында “Татарстан Республикасында иң яхшы ирекле янгын бүлекчәсе” республика карау бәйгесенең йомгаклау этабы кысаларында сугышчан әзерлек буенча ярышлар тәмамланды . Быел Татарстанда иң яхшы ДПО командасы дип аталу хокукы өчен 44 команда ярышты. Баш приз - АРС -14 янгын автомобиле.
Ачу тантанасында ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы Рафис Хәбибуллин, Биектау муниципаль районы Башлыгы, Усад авылы халкы һәм башка кунаклар катнашты. Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Рафис Хәбибуллин чыгыш ясады.Янгын сүндерүчеләргә мөрәҗәгать итеп, ул әйтте: "Без барыбыз да бик яхшы аңлыйбыз, сез бөтенләй эчкерсез җәмгыяткә хезмәт итәсез, шул ук вакытта үзегезнең торак урныгызны, туганнарыгызны, якыннарыгызны һәм барлык янәшәдә яшәүче кешеләрне саклысыз. Сез бөтенләй тыныч һөнәр кешеләре. Бу ирекле саклау , нигездә, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре - механизаторлар, машина йөртүчеләр, тракторчылар, терлекчеләрдән тора. Табиблар бар, авыл җирлекләре рәисләре һәм күпләп үз җире язмышына битараф булмаган кешеләр ".
Алга таба Рафис Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, тәүлек саен бу сугышчан кизүгә 2,5 мең кеше иреклеләр шәхси составы һәм 700 берәмлек техника чыга . Быел иреклеләр барлык янгыннар һәм башка һәлакәтләренең яртысыннан артыгына чыктылар , һәр өченче янгынга беренче булып килделәр.
Бүген Татарстанның ирекле янгын сүндерүчеләре – бу инде Федераль янгынга каршы хезмәте һәм Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәте ярдәмчеләре гына түгел, бу - инде янгыннан саклау хезмәтенең мөстәкыйль төре. Аның үз структурасы, үзенең иҗтимагый берләшмәсе һәм бүлекчәләренең үсеш алган челтәре бар . Татарстан торак пунктларының 50 проценты норматив тәләпләргә карата нәкъ менә ДПО бүлекчәләре белән “капланган”. Бу торак пунктларда республика халкының 10% артыгы яши. Бу - бик зур саннар. Диярлек, Татарстандагы һәр өченче янгын ирекле ярдәмчеләр катнашында сүндерелә.
Ярышларның баш максаты - ирекле янгын сүндерү бүлекчәләрнең янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләре буенча әзерлекләрен күтәрү, шулай ук квалификация дәрәҗәсен арттыру һәм аларның һөнәри камилләштерүенең үсеше, төп янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлар белән эшләү белем күнекмәләрен арттыру , экстремаль хәлләрдә янгыннарны сүндерү һәм авария-коткару эшләрен башкару өчен кирәкле күнекмәләрне өйрәнү.
Конкурс финалында Усад авылы спорт мәданында өч йөздән артык катнашучы җыелды. Алар арасында яңа кешеләр генә түгел, а күп тәҗрибәле катнашучылар да бар иде.
Безгә көн саен янгыннарга, юл аварияларына чыгарга, кешеләргә ярдәм итәргә туры килә. Һәм һәр вакыт, без күзгә-күз яңа нәрсә белән очрашабыз , тормыш безне бөтен нәрсәгә өйрәтә һәм бу миңа бик ошый, - дип сөйләде әңгәмәдә Ютазы районы "Иске Каразирек” ДПК ирекле янгын командасы катнашучысы Денис Гунько.
Инде рәттән икенче ел авыл торак пунктлары үзебездә Татарстанның иң яхшы иреклеләрен кунак итәләр, - ди Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, - Бу район өчен бик зур дәрәҗә, димәк, гадәттән тыш хәлләр министырлыгы безгә ышана ". Биектау районы халкы ярышларда катнашучыларны һәм барлык кунакларны җылы каршы алды .
Биектау районының "ХПП Коркачык" командасына күчмә җиңү кубогы гына түгел, ә төп приз - янгын машинасы да бирелде.
Икенче урынны Яр Чаллы икмәк продуктлары Комбинаты сүндерүчеләре яулады , ә аларның якташлары - Тукай районының Бәтке авыланнан - өченче булдылар. Барлык призерларга бүләкләр , мактау грамоталары һәм ВДПОдан акчалата премияләр тапшырылды.