Нәрсә ул кошлар гриппы ?
Кошлар гриппы – бу үткен йогышлы вируслы авыру. Ул шулай аталуының сәбәбе - барыннан да элек, кошлар авыры башлылар, әмма бу грипп кешегә дә иярергә мөмкин.
Бу йогышлы кошлар авыруын “А” H5N1 гриппның бер төре тудыра. Барлык кошлар элеге инфекцияга бирешүчән, йорт кошларыннан бигрәк тә күркә һәм тавыклар.
Инфекцияны таратучалар булып урдәкләр төркәмендәге күчмә кошлар санала. Фермаларга hәм йорт ишегалларына вирус күбесенчә күчмә кошлар тизәге белән эләгә.
Кош гриппы вырусы авыру булган кошлар белән контактта булган кешеләргә күчә. Авыру бик авыр уза, авырган кешеләрнең 70 проценты hәләк була. Бүгенге көнгә кадәр авыру кешедән кешегә күчүе теркәлмәгән, әмма вирус шактый тиз үзгәреп тора.
Авыруның йогуы
Кешенең авыру тере hәм үлгән йор hәм кыргый кошлар белән тыгыз элемтәдә булганда зарарлануы мөмкмн. Авыручылар кошларда гадәти булмаган тәртип ,хәрәкәтләрнең тигез булмавы (баш борышлары, муен кәкрәюе), реакция булмау , төшенке торышы. Цианоз , кикериге, алкалары каралуы, шешүе, шулай ук сулыш алу кыенлашуы билге булып тора. Кайбер очракларда вирус авыру кошның җитәрлек температурада эшкәртелмәгән итен hәм йомыркасын ашаган кешегә зарар китеререргә мөмкин. Салкын температураларда вирус саклана, тик +70 градус темпаратурасы вирусны берничә минут эчендә үтерә.
Билгеләре
Вирус белән зарарланудан авыруның беренче билгеләренә кадәр берничә сәгәттән 5 көнгә кадәр узарга мөмкин. Авыру кискен, туңу, 38 hәм югарырак градуска кадәр температура, мускуллар, баш, тамак авыруы белән башлана. Эч китүе, күп тапкыр косу ихтимал. Хәл бик тиз авырлаша башлый. 2-3 көннән юеш ютәл башлана (еш кына кан белән) , сулыш алыуы начарлана. Бавыр, бөер һәм баш мие зарарланырга мөмкин.
Авыруның шул беренче билгеләре барлыкка килсә, кичекмәстән диагнозны билгеләү hәм вакытында дәвалану өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк , чөнки соң башланган дәвалау котылгысыз авыруның куркыныч нәтиҗәләренә китерә.
Дәвалану
Авыруның беренче көннәрендә вируска каршы препаратлар кулланыла: гамма-интерферон, арбидол, ремантадин, альгирем, гриппферон, циклоферон һәм амиксин. Чит илләрдә җитештерелгән препаратлардан: озельтамивир (Тамифлю) һәм Занамивир (Реленза).Дәвалау өчен составында салицил әчелеге булган препаратларны куллану тыела .
Саклану чаралары
Әгәр шәхси хуҗалык турында сүз бара икән, кошлар гриппы булган төбәктә кошлар белән бәйле теләсә нинди эшне респиратор һәм перчаткалар киеп башкарырга кирәк.
КОШЛАРДА ШИКЛЕ СИМПТОМНАР БУЛГАНДА – ВЕТЕРИНАРИЯ ИНСПЕКТОРЫНА ХӘБӘР ИТӘРГӘ КИРӘК.