ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2018 ел
җомга

Видеоконференцэлемтә режимында үткән инструктажда "Казан-Арена" стадионында тест матчын үткәрү буенча  планлаштырыла торган чаралар, объект территориясендә урнаштырулары белән көчләр һәм чаралар төркемен куллану һәм аларның бурычлары, мотогруппаны куллану тәртибе, РХБ-комплексын, ГИМС һәм ГПН төркеменең куллануы һәм аларның бурычлары, спорт чараларын уздыру чорында хәл артыннан контроль буенча оператив штабның бурычлары һәм эше турында мәсьәләләр каралды. Шулай ук кайбер эш проблемалары турында да фикер алышынды.

"Казаноргсинтез" да гадәттән тыш хәлләрне локальләштерү һәм бетерү өчен даими әзерлек профессиональ бүлекләр төп көчләр булып тора: Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 5 нче отряды, территориаль аерым газ коткару отряды, шулай ук штатта булмаган авария-коткару бүлекләре. Предприятиенең бүлекләре һәм махсус хезмәтләр һәлакәт нәтиҗәләрен санаулы минутларда бетерә алдылар.

Баланы иминлек кагыйдәләренә өйрәтү һәм ут ни дәрәҗәдә куркыныч булырга мөмкинне һәм янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәк икәнне аңлату мөһим. Нәкъ менә шул максат белән "Улыбка" 30 нчы балалар бакчасында 4 нче әзерлек төркеменең балалары арасында "Ягез әле, янгын сүндерүчеләр!" конкусры үтте.  Тәрбияләнүчеләр уен формасында алган белемнәрен ныгыттылар, логик фикерләүне, тиз уйлауны, проблемалы хәлләрне чишкәндә инициативлы булуны үстерделәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  102 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 26 тапкыр,  коры үлләне сүндерергә – 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 48 тапкыр,  кыска ялганыштан – 3 янгын, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси йортларда – 2 янгын, мунчада – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын,  башка объектларда – 1 янгын.


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Куркынычсызлык Советы, ТР Террорчылыкка каршы комиссия, Хокук тәртибен тәэмин итү координацион киңәшмә, Казанда FIFA дөнья футбол чемпионатының матчларын үткәрү чорында иминлекне тәэмин итү буенча региональ идарәара оператив штаб, ТР Оператив штабы һәм Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең уртак киңәйтелгән утырышы узды. Ул 2018 елда дөнья футбол чемпионатын үткәрү чорында иминлекне тәэмин итү буенча мәсьәләләргә багышланды.

Янгын куркынычы арту бәйле рәвештә Марий Эл Республикасының территориясендә җирле хөкүмәт карары белән 2018 елда 29 апрельдән 13 майга кадәр янгынга каршы махсус режим билгеләнде һәм урманнарда гражданнарның булуы һәм аларга транспорт чаралары белән керү чикләнгән. Әлеге мәгълүмат Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин адресына Марий Эл Республикасы хезмәттәшләреннән килде.

Урманнарда януларны һәм янгыннарны бетергәндә янгын сүндерү күнекмәләрен камилләштерү һәм янгын сүндерү хезмәткәрләре һәм урман хуҗалыгы эшчеләренең үзара эш итүен шомарту – Яшел Үзән җирлеге урманчылыгында оештырылган укуларның шундый төп максатлары булган иде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  61 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, коры үлләне сүндерергә – 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 27 тапкыр,  кыска ялганыштан – 0 янгын, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси йортларда – 3 янгын, мунчада – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын,  башка объектларда – 1 янгын.


2
май, 2018 ел
чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 110 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 61 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 4 янгын.


1
май, 2018 ел
сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 79 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Күпфатирлы йортларда – 2 янгын, бакча йортларында – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International