Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 96 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 50 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 янгын, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортта – 2 янгын, күпфатирлы йортларда – 1 янгын, мунчада – 1 янгын, бакча йортдларында – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, башка объектларда – 3 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча - 6 тапкыр. Профилактика эшләренә – 8 тапкыр.
17.05.2018 ел 09.20 Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы, Борисоглебск бистәсе, Казансу елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1988 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96