Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  79 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 46 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 янгын, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси йортта – 1 янгын, күпфатирлы йортларда – 2 янгын, мунчада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, машинада – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.  

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  7  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр,  янгынга – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча - 1 тапкыр. Профилактика эшләренә – 7 тапкыр.

21.05.2018 ел 11.59 Лениногорск шәһәре,  Шашина урамы, 53 нче йорт, фатир.

Биш катлы кирпеч торак йортта дүртенче каттагы фатирда матрас янды. Мәйданы 1 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1975 елгы ир-атны коткардылар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International