3 майда федераль янгынга каршы хезмәтнең икенче отрядының газ һәм төтен саклау хезмәтенең төркемнәре арасында бурычларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләрнең хәтеренә багышланган ярышлар үтте. Беренче урынны алу өчен бу каты көрәштә ПСЧ-77 ГДЗС төркеме җиңде.
7 майда Җиңү Көне алдыннан Яр Чаллы шәһәрендә "Ватан-ана" мемориалы янында Бөек Ватан сугышында Совет халкы Җиңүенең 73 еллыгына багышланган митинг узды. Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының ветераннары үзләренең оныклары белән, 15 отрядның яшь хезмәткәрләре, һәлак булган хезмәткәрләрнең туганнары, Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге Кадет мәктәбенең "Янгын сүндерүче-коткаручы" корпусының кадетлары, яшь янгын сүндерүчеләр —урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4А сыйныф укучылары — 1941-1945 еллардагы килде сугышта һәлак булганнарны искә алырга килделәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 110 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 20 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 56 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 янгын, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортларда – 3 янгын, бакчада – 1 янгын, каралтыда – 4 янгын, башка объектларда – 3 янгын.
2018 елда 7 майда Казанда FIFA 2018 Дөнья Футбол Чемпионатының тест матчы узачак. Турыдан-туры стадионда һәм аның янында Дәүләт янгын күзәтчелегенең хезмәткәрләре кизү торачак , янгын сүндерүчеләр һәм шәхси состав белән авария-коткару автомобильләре, шулай ук радиацион һәм химик мониторинг күчмә комплекслары куелачак. Казансу елгасы акваториясен йөзү чаралары патруль итәчәк.
Бүген Казансу елгасында "Миллениум" автомобиль күпере астында ГИМС хезмәткәрләре, коткаручылар һәм табиблар штатта булмаган ашыгыч җаваплау идарәара төркеме составында кешеләрне яна торган кече суднодан эвакуацияләү буенча коткару операциясен үткәрделәр. Штатта булмаган төркем һәм укуларда барлык эшләтелгән көчләр һәм чаралар куелган бурычны "яхшыга" эшли алдылар һәм суда мөмкин булган гадәттән тыш хәлләргә җавапларга әзер.
Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының шәхси составы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы үткәрә торган "Татарстан Республикасында урман утырту көне" акциясендә катнашты. Биектау районында Зәңгәр күл янында урманда бу яшь үсентеләр утыртуга Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 7 нче Казан отрядының 13 янгын сүндерүчесе китте.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Күзәтү һәм кисәтү идарәсенең территориаль бүлекләренең хезмәткәрләре батырлык дәресләрен үткәрделәр.Янгын сүндерү хезмәте ветераннары белән берлектә республиканың гомуми белем бирү йортларында 14, урта белем бирү йортларында 2 һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен "Ласка" социаль балалар йортында 1 батырлык дәресе үткәрелде. Батырлык дәресләрен уздыруда 15 янгын сүндерү хезмәте ветераны һәм 1500 дән артык бала катнашты.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 204 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 65 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 105 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 янгын, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортларда – 3 янгын, күпфатирлы йортларда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, мунчада – 2 янгын, машинада – 1 янгын, башка объектларда – 2 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 199 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 46 тапкыр, коры үлләне сүндерергә – 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 124 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 янгын, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортларда – 2 янгын, күпфатирлы йортларда – 1 янгын, мунчада – 1 янгын, машинада – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 130 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 24 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 67 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 21 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Шәхси йортларда – 1 янгын, күрфатирлы йортларда – 1 янгын, машинада – 1 янгын.