Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2018 елның 20 мае, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  87 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 20 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 40 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 янгын, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр, Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси йортта – 2 янгын, мунчада – 1 янгын, гаражда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.  

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 3 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  6  тапкыр чыктылар. Шул исәптән юл-транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча - 5 тапкыр. Профилактика эшләренә – 9 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International